Бүген, 9 декабрьдә, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе эш сәфәре белән Башкортстан Республикасына бара.
Биредә Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстан Республикасындагы вәкиллегенең 2024 ел нәтиҗәләре уңаеннан тантаналы чара узачак. Шулай ук Милли Шура рәисе Салават шәһәренең татар җәмәгатьчелеге белән очрашачак.