Бүген, 21 октябрь көнне, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Башкортстан Республикасына бара.
Сәфәр программасында татар җәмәгатьчелеге вәкилләре белән күрешү, Бөтендөнья татар конгрессы чараларында катнашу, шулай ук Россиянең баш мөфтие, шәйхелислам Тәлгать хәзрәт Таҗетдин белән очрашу каралган.