Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе эш сәфәре белән Башкортстан Республикасына килде. Аэропортта аны Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле Әлфред Дәүләтшин каршы алды.
Биредә Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстан Республикасындагы вәкиллегенең 2024 ел нәтиҗәләре уңаеннан тантаналы чара узачак. Шулай ук Милли Шура рәисе Салават шәһәренең татар җәмәгатьчелеге белән очрашачак.