Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Кыргызстан Республикасының Бишкек шәһәренә бара.
Биредә Кыргызстан Республикасы Президенты каршындагы инвестицияләр буенча Милли агентлык директоры Равшанбәк Сабиров, Кыргызстан Республикасы Президенты киңәшчесе Медетбәк Букуев, Кыргызстан Республикасы татар иҗтимагый берләшмәләре әгъзалары һ.б. белән очрашу булачак. Шулай ук Кыргызстанда Россия мәдәнияте көннәрен тантаналы рәвештә ачу планлаштырыла.