tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Чечен Республикасына барачак
Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Чечен Республикасына барачак

Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Чечен Республикасына барачак

Иртәгә, 29 июнь, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Чечен Республикасына бара. Биредә «Сабантуй» милли татар бәйрәме узачак.

Сабантуй мәйданчыгында татар ишегаллары эшләячәк. Тамашачылар билбау көрәшендә катнашучыларның җитезлеген һәм көчен бәяли алачаклар. Шулай ук барлык теләүчеләр өчен спорт ярышлары узачак: чүлмәк вату, капчыкларда йөгерү, чиләк-көянтә белән су ташу һ.б.

Моннан тыш, бәйрәмнең төп сәхнәсендә Татарстанның әйдәп баручы ансамбльләре һәм артистлары катнашында концерт узачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*