Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Чечен Республикасына килде. Аэропортта аны Чечня Республикасының милли сәясәт, тышкы элемтәләр, матбугат һәм мәгълүмат министры Әхмәт Дудаев каршы алды. Биредә «Сабантуй» милли татар бәйрәме узачак.
Сабантуй мәйданчыгында татар ишегаллары эшләячәк. Тамашачылар билбау көрәшендә катнашучыларның җитезлеген һәм көчен бәяли алачаклар. Шулай ук барлык теләүчеләр өчен спорт ярышлары узачак: чүлмәк вату, капчыкларда йөгерү, чиләк-көянтә белән су ташу һ.б.
Моннан тыш, бәйрәмнең төп сәхнәсендә Татарстанның әйдәп баручы ансамбльләре һәм артистлары катнашында концерт узачак.