Әлеге көндә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Донецк, Луганск Халык Республикаларында.
Бүген Васил Габтелгаяз улы Луганск Халык Республикасының Лисичанск шәһәре округы башлыгы Эдуард Сахненко белән очрашты. Алар үзара хезмәттәшлек турында сөйләштеләр. Очрашуда Татарстан Республикасының премьер-министры урынбасары Ринат Садыйков та катнашты.
Шулай ук Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Татарстан Республикасыннан Лисичанск халкына гуманитар ярдәм дә тапшырды.


