tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Әстерхан өлкәсенә килде
Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Әстерхан өлкәсенә килде

Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Әстерхан өлкәсенә килде

Бүген, 16 август көнне, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Әстерхан өлкәсенә килде.

Әстерхан халыкара аэропортында аны Әстерхан өлкәсе Губернаторы администрациясенең эчке сәясәт идарәсе җитәкчесенең беренче урынбасары Андрей Сызранов һәм Әстерхан төбәк иҗтимагый оешмасы – «Дуслык» татар милли мәдәнияте җәмгыяте рәисе Әнвәр Алмаев каршы алды.

Иртәгә, 17 августта, Милли Шура Рәисе Әстерхан төбәк иҗтимагый оешмасы – «Дуслык» татар милли мәдәнияте җәмгыятенең 35 еллык юбилеена багышланган тантаналы чарада һәм «Каспийские сезоны» халыкара классик сәнгать фестивален ачу тантанасында катнашачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*