Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Ханты-Мансийск автономияле округы – Юграга барачак.
3 сентябрьдә Ханты-Мансийск Хөкүмәт йортында ХМАО–Югра губернаторы Руслан Кухарук белән очрашу планлаштырыла. Очрашу барышында регионнар арасында хезмәттәшлек, дуслык элемтәләрен ныгыту һәм җирле татар оешмаларының милли-мәдәни инициативаларын тормышка ашыруда ярдәм итү мәсьәләләре буенча фикер алышулар көтелә.