Бүген, 7 август, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Киров шәһәренә бара.
Ул биредә Киров Җәмигъ мәчетендә бара торган төзекләндерү эшләре белән танышачак. Шулай ук XV Бөтенроссия авыл Сабан туен әзерләү һәм үткәрү буенча оештыру комитеты утырышы узачак.