Бүген, 1 ноябрь көнне, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Курган өлкәсенә килде.
Иртәгә Шадринск шәһәрендә Советлар Союзы Герое, татар шагыйре М.Җәлил бюстын ачу тантанасы булачак. Шулай ук Васил Шәйхразыев Шадринск районының Йолдыз авылына барачак.