tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Кырым Республикасына барачак
Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Кырым Республикасына барачак

Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Кырым Республикасына барачак

Бүген, 16 июльдә, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Кырым Республикасына бара. Сәфәр кысаларында Кырым Республикасы Башлыгы Сергей Аксенов белән очрашу көтелә. Шулай ук Шәйхразыев Симферополь шәһәренең Җәмигъ мәчетендә булачак. Монда ул Кырым Республикасы мөфтие Әмирәли хаҗи Аблаев белән очрашачак. Васил Габтелгаяз улының Муса Җәлил һәйкәле мәйданчыгына, «Сәләт — Ак Барс» балалар лагеренә баруы да планлаштырылган.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*