tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Луганск һәм Донецк Халык Республикаларына барачак
Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Луганск һәм Донецк Халык Республикаларына барачак

Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Луганск һәм Донецк Халык Республикаларына барачак

Бүген, 14 июль көнне, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Луганск һәм Донецк Халык Республикаларына юлга кузгала.

Сәфәр кысаларында Шәйхразыевның Рубежное шәһәре җитәкчелеге һәм Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары Фәнил Әһлиуллин  белән очрашуы  көтелә.

Шулай ук Милли Шура рәисе Совет халкының Бөек Ватан сугышында Җиңүенең 20 еллыгы хөрмәтенә куелган һәйкәлләргә чәчәкләр салуда, Владивосток, Казан, Кировск шәһәрләреннән Советлар Союзы Герое Батаршин Гыйльфан Әбүбәкер улының истәлекле урыннарыннан Кировск шәһәре музеена туфрак салынган капсуланы тапшыру тантанасында да катнашачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*