Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Мәскәү шәһәренә бара.
Үзәк федераль округының татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре һәм вәкилләре белән очрашу көтелә. Анда Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының 2025 елдагы эшчәнлегенә нәтиҗә ясау һәм 2026 елга эш планнарын билгеләү күзаллана.
Шулай ук Татар мәдәни үзәге эшчәнлеге белән танышу, Тарихи мәчеткә бару, бөек татар шагыйре Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салу планлаштырыла.