Бүген, 21 нче сентябрьдә,Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Мәскәүгә килде. Биредә Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәтенең VIII корылтае уза.
Корылтайның икенче эш көне иртәгә кыскартылган форматта узачак. Утырыш барышында РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе киләсе биш елга сайланачак. Утырышта Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев та катнашачак.