tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Минск шәһәренә килде
Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Минск шәһәренә килде

Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Минск шәһәренә килде

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Минск шәһәренә килде.

Аэропортта аны Татарстанның Белорусь Республикасындагы сәүдә-икътисадый вәкиллеге башлыгы Илһам Кашапов һәм “Чишмә “Татар-башкорт мәдәни мирасы” халыкара иҗтимагый берләшмәсе рәисе Эльвира Левшевич каршы алды.

Минск шәһәрендә Россия Федерациясенең Беларусь Республикасындагы Илчесе Борис Вячеславович Грызлов белән очрашу узачак. Шулай ук «Рыленки» мемориаль комплексында митинг һәм «Дай память всем, чтобы о прошлом не забыть» түгәрәк өстәле узачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*