Иртәгә, 24 нче сентябрьдә, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Омск өлкәсенә бара.
Биредә Омск дәүләт тарихи-мәдәни «Иске Себер» музей-тыюлыгы каршындагы Татар ишегалдын карау, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе В.Г. Шәйхразиевның Омск өлкәсе Губернаторы В.П. Хоценко белән рәсми очрашуы планлаштырылган.