tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Омск өлкәсенә килде
Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Омск өлкәсенә килде

Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Омск өлкәсенә килде

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Омск өлкәсенә килде. Аэропортта аны Омск өлкәсе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Егор Горбатенко, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура әгъзасы, Омск шәһәре “Ибир” (Себер) җирле татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Тамир Алимбаев һәм Омск өлкәсе татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Радик Миңнеханов каршы алды.

Сәфәр барышында Васил Шәйхразыев Себер мөселманнары Диния нәзарәте мөфтие Зөлкарнәй Шакирҗанов белән очрашачак, «Яшел утрау» мәдәният һәм ял паркында булып, Омск өлкәсендә узачак XXVI Федераль Сабантуйны уздыру мәйданчыгы белән танышачак. Шулай ук Хөкүмәт бинасында XXVI Федераль Сабантуйга әзерлек һәм аны уздыру буенча Оештыру комитеты утырышы да оештырылачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*