Бүген, 24 нче сентябрьдә, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Омск өлкәсенә килде.
Биредә аны Омск өлкәсенең «Мәдәният» Региональ татар милли-мәдәни автономиясе иҗтимагый оешмасы Советы рәисе Радик Миңнеханов, «Ибирь» татар милли-мәдәни автономиясе» ОМОО башкарма директоры Марат Катыров, Омск өлкәсе Эчке сәясәт министрының беренче урынбасары Антон Киселев каршы алды.
Эшлекле сәфәр кысаларында Омск дәүләт тарихи-мәдәни «Иске Себер» музей-тыюлыгы каршындагы Татар ишегалдын карау планлаштырылган.