Иртәгә, 24 июль көнне, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Омск өлкәсенә барачак.
Эш сәфәре барышында Шәйхразыев Себер мөселманнары Диния нәзарәте мөфтие Зөлкарнәй Шакирҗанов белән очрашачак, «Яшел утрау» мәдәният һәм ял паркында булып, Омск өлкәсендә узачак XXVI Федераль Сабантуйны уздыру мәйданчыгы белән танышачак. Шулай ук Хөкүмәт бинасында XXVI Федераль Сабантуйга әзерлек һәм аны уздыру буенча Оештыру комитеты утырышында да катнашачак.