Бүген, 31 июль көнне, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Пенза өлкәсенә бара.
Сәфәр кысаларында өлкә губернаторы Олег Мельниченко җитәкчелегендә XVI Бөтенроссия авыл Сабан туен әзерләү һәм үткәрү буенча оештыру комитеты утырышы планлаштырылган. Утырышта әлеге киң колачлы бәйрәмне оештыруга кагылышлы төп мәсьәләләр каралачак. Бу бәйрәм, гадәттәгечә, Россиянең төрле төбәкләреннән килгән кунакларны бергә җыя.
Сәфәр программасында шулай ук XVI Бөтенроссия авыл Сабан туе узачак мәйданны карау да күздә тотыла.