tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Пенза өлкәсенә килде
Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Пенза өлкәсенә килде

Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Пенза өлкәсенә килде

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Пенза өлкәсенә килде.

Биредә аны өлкәнең татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Җиһанша Туктаров, Пенза өлкәсе депутаты Илдар Акчурин, Пенза шәһәре башлыгы урынбасары Илдар Усманов каршы алды.

Иртәгә Пенза шәһәрендә «Татар кызы» Халыкара бәйгесенең финалы узачак. Шулай ук Пенза өлкәсе губернаторы О.В.Мельниченко белән очрашу һәм 2026 елда Пенза өлкәсендә узачак Бөтенроссия авыл Сабан туен уздыру урынын карау планлаштырыла.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*