ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Пермь краеның Барда районында
Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Пермь краеның Барда районында

Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Пермь краеның Барда районында

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Пермь краеның Барда районына барды.

Васил Габтелгаяз улы җитәкчелегендәге делегация эш сәфәре кысаларында Сараш авылына килде. Аларны Барда районы хакимияте башлыгы Хәлил Алапанов  озатып йөрде. Биредә алар Советлар Союзы Герое Шәрифҗан Казанбаев һәйкәленә чәчәкләр салды,  тарихи хәтергә хөрмәт күрсәттеләр.

Шәрифҗан Казанбаев Бөек Ватан сугышы каһарманы, гвардия старшинасы Пермь крае Барда районы Сараш авылында туган, Молдавияне азат иткәндә батырларча һәлак булган. Барда халкы үз геройларын һәм бөек затларын онытмый, аларның мирасын яшь буынга кадерләп тапшыра.

Арытаба Милли Шура рәисе Сараш авылында Губернатор программасы нигезендә төзелгән быел ачылычак мәдәният йорты белән танышты. Төзелеш эшләре башкарыла һәм объектны быел файдалануга тапшыру планлаштырыла.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*