Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Приморье краеның Владивосток шәһәренә эш сәфәре кылачак.
Биредә Советлар Союзы Герое Гыйльфан Батыршин хөрмәтенә истәлек тактасы ачу тантанасы узачак. Шулай ук Ерак Көнчыгыш Сабан туен әзерләү һәм үткәрү буенча оештыру комитеты утырышын үткәрү планлаштырыла.