tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Саха Республикасында
Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Саха Республикасында

Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Саха Республикасында

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Саха Республикасында (Якутия). Сәфәр программасының төп пунктларнының берсе — XXV Федераль Сабантуй старт алачак мәйданчыкларны карау. Әлеге бәйрәм федераль дәрәҗәдә уздырылучы татар мәдәниятенең төп чарасы.

Якутскидагы юбилей Сабан туе бай булырга вәгъдә итә. Программада — татар бәйрәме рухын чагылдырган театральләштерелгән тамаша, «Олонхо җирендә талантлар йолдызлыгы» концерты, көрәш, мас-рестлинг һәм башка традицион спорт төрләре буенча ярышлар көтелә.

Оештыручылар мәдәни өлешкә аерым игътибар бирәләр. Кунаклар «Осталар шәһәре» һәм «Татар утары» проектлары кысаларында халык иҗаты һәм һөнәрләре күргәзмәләрен карый, һөнәрчеләрнең эшләнмәләре, татар халкының традицион ашлары һәм көнкүреше белән таныша алачак.

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*