Бүген, 21 апрель көнне, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Саха (Якутия) Республикасына бара.
Биредә Якутск шәһәрендә XXV Федераль Сабантуйга әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитеты утырышы, Якутия язучысы Платон Ойунский монументына чәчәкләр салу, Советлар Союзы Герое, шагыйрь Муса Җәлил бюстына чәчәкләр кую булачак.
Эш сәфәре кысаларында, Саха (Якутия) Республикасы Башлыгы Айсен Николаев белән очрашу да каралган.