Бүген, 11 июнь көнне, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Саха (Якутия) Республикасына юл тотачак. Аның сәфәре XXV Федераль Сабан туен әзерләү һәм үткәрү кысаларында оештырыла.
Сабантуй 2025 елның 13–14 июнендә Якутск шәһәрендә узачак. Бәйрәмнең төп мәйданы булып Комсомол мәйданы билгеләнгән. Шулай ук бәйрәм чаралары «Туймаада» стадионында һәм шәһәрнең мәдәният һәм ял паркында да оештырылачак.
Иртәгә, 12 июнь көнне, Якутскида Федераль Сабан туе прологынның генераль репетициясе узачак. Шулай ук бәйрәм мәйданчыкларын тулысынча карап чыгу, инфраструктураның әзерлек дәрәҗәсен бәяләү планлаштырыла.