Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Мурманск өлкәсенә эш сәфәре вакытында Североморск шәһәренә килде.
Биредә ул Североморск шәһәре ябык административ-территориаль берәмлеге башлыгы Олег Прасов белән очрашуда катнашты.
Олег Прасов Татарстан делегациясен Мурманск өлкәсендә күрүенә шат булуын белдерде.
Васил Шәйхразыев үзенең чыгышы вакытында Мурманск өлкәсендә 6 меңнән артык татар яшәгәнлеген билгеләп үтте.Шулай ук ул Бөтендөнья татар конгрессының эшчәнлеге, Россия төбәкләрендә һәм чит илләрдә эшләп килүче татар оешмалары белән хезмәттәшлек турында сөйләде.