Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Сочи шәһәренә килде.
Аэропортта аны Сочи шәһәре Татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Алик Уразаив һәм Сочи шәһәре татар милли-мәдәни автономиясе әгъзасы Радик Илалов каршы алды.
Биредә Сочи шәһәре мөселманнарының җирле дини оешмасының иҗтимагый җыелышында катнашу һәм татар җәмәгатьчелеге белән очрашу планлаштырылган.