Иртәгә, 8 апрель көнне, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Сочига бара. Биредә Сочи шәһәре башлыгы Андрей Прошунин белән очрашу һәм «Көньяк Сабантуй – 2025»не әзерләү һәм уздыру буенча оештыру комитеты утырышы планлаштырылган.
Шулай ук Васил Шәйхразыев Абхазиядә булачак. Сәфәр кысаларында ул яңа сайланган Президент Бадра Гунба һәм җирле татарлар белән очрашачак.