Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Таҗикстан Республикасына бара.
Биредә Турсунзадә һәм Дүшәнбе шәһәрләрендә яшәүче милләттәшләребез белән очрашу планлаштырылган. Шулай ук Милли Шура рәисе Турсунзадә шәһәренең Бәкер Дәүләтов исемендәге 98 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә булачак.