Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Төмән өлкәсенә бара.
Биредә Урал федераль округы татар иҗтимагый оешмалары активы белән очрашу планлаштырылган. Шулай ук Татарстан Республикасы сәнгать осталары концерты да узачак.