ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Томск өлкәсендә
Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Томск өлкәсендә

Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Томск өлкәсендә

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Томск өлкәсендә. Сәфәр кысаларында төбәкара хезмәттәшлекне үстерү, татар иҗтимагый оешмаларына ярдәм итү һәм 2027 елда Томск шәһәрендә XXVII Федераль Сабантуйны уздыру өчен әзерлек чаралары планлаштырылган.

Сәфәр программасына татар мәдәнияте үзәгендә булу, Сабантуй мәйданчыклары белән танышу, Томск өлкәсе губернаторы белән очрашу, оештыру комитеты утырышы, Себер федераль округы татар иҗтимагый оешмалары вәкилләренең округ җыелышы, шулай ук Татарстан Республикасының «Агыйдел» дәүләт җыр һәм бию ансамбле катнашында мәдәни программа кертелгән.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*