Иртәгә 14 апрель көнне, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Ашхабад шәһәренә юл тотачак.
Милли Шура рәисен Татарстан Республикасының Төркмәнстандагы даими вәкаләтле вәкиле Руслан Кәбиров һәм Төркмәнстан мәдәният министры урынбасары Корбанморад Морадалиев каршы алачак.
Васил Шәйхразыевның Төркмәнстан Министрлар Кабинетының Премьер-министры урынбасары Бахар Сәетова, Төркмәнстан мәдәният министры Атагөлде Шәйморадов, Төркмәнстан мәгариф министры Җомаморад Корбангилдиев, Төркмәнстан Тышкы эшләр министрлыгы вәкиле Бердынияз Мятиев, Россия Федерациясенең Төркмәнстандагы тулы вәкаләтле илчесе Иван Волынкин белән очрашулары ниятләнә.
Сәфәр барышында Милли Шула рәисе рәссам, Төркмәнстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Камил Вәлиәхмәтовның күргәзмәсендә булыр дип көтелә. Шулай ук Төркмәнстанда яшәүче татарлар белән дә очрашу күздә тотыла.