Бүген, 27 гыйнвар көнне, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Тверь шәһәренә китә.
Биредә Үзәк Федераль округның татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре һәм вәкилләре белән очрашу булачак. Шулай ук Милли Шура рәисенең Тверь өлкәсе җитәкчелеге белән очрашуы планлаштырылган.