Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе В.Г. Шәйхразыев эш сәфәре белән Түбән Новгород шәһәренә бара.
Биредә Түбән Новгород өлкәсе Губернаторы Глеб Никитин, Татарстан Республикасы Хөкүмәте рәсми вәкилләренең Түбән Новгород өлкәсе татарлары автономиясе вәкилләре, Түбән Новгород өлкәсе Губернаторы урынбасары Андрей Гнеушев һәм Түбән Новгород өлкәсе башкарма хакимияте органнары вәкилләре белән рәсми очрашулар планлаштырылган.