tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Уфа шәһәренә килде
Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Уфа шәһәренә килде

Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Уфа шәһәренә килде

Бүген, 21 октябрьдә, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Уфа шәһәренә килде. Биредә аны Бөтендөнья татар конгрессының Башкортостан Республикасындагы вәкиле Альфред Дәүләтшин һәм Татарстан Республикасының Башкортостан Республикасындагы даими вәкиле Илсур Ихсанов каршы алды.

Сәфәр программасында татар җәмәгатьчелеге вәкилләре белән күрешү, Бөтендөнья татар конгрессы чараларында катнашу, шулай ук Россиянең баш мөфтие, шәйхелислам Тәлгать хәзрәт Таҗетдин белән очрашу каралган.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*