tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Владивосток шәһәренә килде
Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Владивосток шәһәренә килде

Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Владивосток шәһәренә килде

Бүген, 9 февраль көнне, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Владивосток шәһәренә килде.

Аэропортта аны Диңгез буе краеның «Туган ил» татар-башкорт иҗтимагый оешмасы рәисе Нуретдин Садретдинов, Владивостокның «Дуслык» татар-башкорт иҗтимагый оешмасы рәисе Таһир Ибашев һәм Диңгез буе крае Хөкүмәтенең эчке сәясәт департаменты директоры урынбасары Виктор Аблапов каршы алды.

Биредә Диңгез буе крае Губернаторы О. Н. Кожемяко һәм Ерак Көнчыгыш федераль округының татар иҗтимагый оешмалары активы белән рәсми очрашу узачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*