tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Үзбәкстан Республикасына килде
Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Үзбәкстан Республикасына килде

Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Үзбәкстан Республикасына килде

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура  рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Үзбәкстан Республикасына килде.

Иртәгә, 25 май көнне, Үзбәкстанның башкаласы Ташкент шәһәрендә Үзәк Азия Сабан туе узачак. Бүген Милли Шура рәисе бәйрәм узачак мәйданда булып, әзерлек эшләрен күзәтте, оештыручылар белән аралашты.

Сабан туе – татар халкының иң күркәм милли бәйрәмнәренең берсе, һәм ул ел саен төрле илләрдә яшәүче милләттәшләребезне берләштерә, мәдәни һәм рухи багланышларны ныгыта.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*