tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Әстерхандагы Габдулла Тукай исемендәге 74нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә булды
Васил Шәйхразыев Әстерхандагы Габдулла Тукай исемендәге 74нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә булды

Васил Шәйхразыев Әстерхандагы Габдулла Тукай исемендәге 74нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә булды

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев  эш сәфәре белән Әстерхан өлкәсенә килде. Бүген ул Габдулла Тукай исемендәге 74нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә булды.

Мәктәп ишегалдында бөек шагыйрь Габдулла Тукайның бюсты урныштырылган, кунаклар биредә Тукайны искә алды һәм әлеге бюстка чәчәкләр салды. Васил Шәйхразыев укытучылар һәм ата-аналар белән сөйләште. Шулай ук мәктәп буенча экскурсия оештырылды.

Экскурсия вакытына Васил Шәйхразыев белем бирү учреждениясенең эшчәнлеге белән танышты, кабинетларны карады. Мәктәп җитәкчелеге белем бирү процессын яхшыртуга һәм заманча технологияләрне гамәлгә кертүгә юнәлдерелгән казанышларын һәм инициативаларын тәкъдим итте.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*