Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Баку шәһәрендәге эш сәфәре кысаларында Әзербайҗан Республикасы мәдәният министры урынбасары Мурад Гусейнов белән очрашты.
Васил Шәйхразыев милли мәдәниятләрне үстерү өчен уңайлы шартлар тудыруда биредәге хакимияте органнарының әһәмиятле ролен билгеләп үтте һәм милләтара татулык мәсьәләләренә игътибарлары өчен республика җитәкчелегенә рәхмәт белдерде.
Июнь аенда узачак халкыбызның милли бәйрәме – Сабантуй һәм бөек шагыйрь Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышланган концерт турында сөйләшү алып барылды. Хезмәттәшлекне киләчәктә дә киңәйтү мөһимлеге ассызыкланды.