tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Федераль Сабантуйның әзерлек эшләре белән танышты
Васил Шәйхразыев Федераль Сабантуйның әзерлек эшләре белән танышты

Васил Шәйхразыев Федераль Сабантуйның әзерлек эшләре белән танышты

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Марий Эл Республикасына килде. Биредә ул Федераль Сабантуйның әзерлек эшләре белән танышты.

XXIV Федераль Сабантуй 2024 елның 5-6 июлендә Марий Элның Медведево муниципаль районы Руэм бистәсендә Медведево ипподромында узачак. Бәйрәмне үткәрү өчен объектларның гомуми мәйданы 165 000 кв.м тәшкил итә һәм Йошкар-Оладан 3 км ераклыкта урнашкан. Марий Элга Россиянең 72 төбәгеннән 500дән артык делегат киләчәк.

Бәйрәмгә әзерлек тулы көченә бара.  Кунаклар өчен тематик әдәби-музыкаль, театральләштерелгән, күңел ачу, уен, сәүдә кебек мәйданчыклар әзерләнә.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*