Танылган 90 яшьлек актриса һәм педагог Фәрдүнә Касыймовага Уфаның мактаулы гражданины исеме бирелде. Мондый карарны 25 декабрьдә чираттагы утырышта Уфа шәһәр Советы депутатлары кабул итте. Бу вакыйгага бәйле рәвештә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев аңа котлау хаты җибәрде.
“Милләтнең йөзен шәхесләр бизи. Сез үзегезнең үрнәгездә халкыбызның тырышлыгын, уңганлыгын, белемлеген гәүдәләндерүче олпат шәхес. Милләтебез алдында башкарган эшләрегез өчен без Сезнең белән хаклы рәвештә чын күңелдән горурланабыз. Россиядә милли актерлар кадрларын әзерләү буенча киң танылган белгечсез. Сез татар, башкорт, рус, удмурт студияләрендә 400дән артык актер һәм режиссер – барлыгы 25 актерлык һәм режиссерлык төркеме әзерләгән шәхес. Алар арасында 130дан артыгы мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә мактаулы исемнәргә ия, шул исәптән Россия югары йортларында эшләгән һәм эшләүче театр педагоглары. Татар халкы буларак, без Уфа “Нур” татар дәүләт театрын һәм “Шәрык” радиостанциясен булдыруда да актив катнашуыгызга мең рәхмәтлебез. Халкыбызның гамен, җанын тоеп яшәүдә, җәмгыятебезне тагын да югары биекләргә күтәрү теләге янып йөрүегез олы ихтирамга лаек.” – диелгән хатта.