tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Грозныйда Сабантуйны уздыру мәйданчыкларын карады
Васил Шәйхразыев Грозныйда Сабантуйны уздыру мәйданчыкларын карады

Васил Шәйхразыев Грозныйда Сабантуйны уздыру мәйданчыкларын карады

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Чечен Республикасында. Грозныйда ул Сабантуйны уздыру мәйданчыкларын карады.

Шулай ук мәйданчыкларны Чечня Республикасының милли сәясәт, тышкы элемтәләр, матбугат һәм мәгълүмат министры Әхмәт Дудаев, Әлмәт шәһәре һәм Әлмәт муниципаль районы башлыгы Тимур Нагуманов, Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин, ТР Рәисе каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды башкарма директоры Нурия Хашимова карады.

Бәйрәм Грозныйның үзәк мәйданында узачак. Аның бер ягы – Владимир Путин проспектына, икенчесе – “Сердце Чечни” мәчетенә, өченчесе – Әхмәт Кадыров скверына, террорчылыкка каршы көрәштә һәлак булганнарны искә алу мемориалы һәм “Хәрби дан шәһәре” стеласына чыга. Мәйданда брусчатка белән Чечняның гаять зур картасы урнаштырылган. Биредә стильләштерелгән йортлардан мәйданчыклар төзелә, анда кунаклар татар халкының гореф-гадәтләре белән танышачак. “Семейный очаг” йорты татар гаиләсенең көнкүрешен күрсәтәчәк. “Дом мудрости” татар һәм чечен халыкларының халык педагогикасын, мәгърифәтчелек фикере фәлсәфәсен берләштерәчәк. Кунаклар Бохарада Мири Араб мәдрәсәсенең тарихи үткәне белән таныша алачак.  «Национальная кухня» йортында кунаклар мастер-классларда катнаша алачак, «Бавырсак», «Шурпа» милли ризыкларын, халык һөнәрчелеге эшләнмәләрен сатып ала алачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*