Бүген, 10 июль көнне, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Кемерово өлкәсенә китә.
Сәфәрнең төп вакыйгасы — 12 июль көнне Прокопьевск шәһәрендә узачак V Халыкара шахтёрлар Сабан туенда катнашу булачак. Бәйрәмдә Кузбассның барлык муниципалитетларыннан 2 меңнән артык делегат, шулай ук Татарстан, Донецк һәм Луганск Халык Республикалары, Пермь крае, Новосибирск, Томск, Омск өлкәләре һәм Алтай краеннан кунаклар катнашачак.