tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Ханты-Мансийск шәһәрендә «Сәләтле балалар мәктәбе» төзелеше белән танышты
Васил Шәйхразыев Ханты-Мансийск шәһәрендә «Сәләтле балалар мәктәбе» төзелеше белән танышты

Васил Шәйхразыев Ханты-Мансийск шәһәрендә «Сәләтле балалар мәктәбе» төзелеше белән танышты

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре кысаларында Ханты-Мансийск автономияле округы – Юграда. Биредә ул Ханты-Мансийск шәһәрендә ул «Сәләтле балалар мәктәбе» төзелеше белән танышты.

Интернат-лицейда бөтен округтан 350 сәләтле бала 9–11 сыйныфларда белем алачак. Мәктәп дөньядагы һәм Россиядәге иң яхшы белем бирү үзәкләре үрнәгендә проектланган. Объект «Мәгариф» милли проекты, «Бердәм Россия» партиясенең «Халык программасы» һәм «Югра үсеше картасы» кысаларында төзелә. Уку корпусы 350 урынга, ә тулай торак 250 урынга исәпләнгән.

Яңа лицейда укучылар өчен заманча юнәлешләр тәкъдим ителәчәк: «техник модельләштерү», «компьютер графикасы», «заманча программалаштыру», «элемтә технологияләре», «сайт төзелеше», «геймдизайн», «пилотсыз очу аппаратларын программалаштыру», «мәгълүмати куркынычсызлык». Лицей төзелеше 2023 елда башланган. Ул төгәлләнгәннән соң, Юграның сәләтле яшьләре өчен уникаль белем бирү мохите формалашачак дип көтелә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*