Пермь краеның Барда районына эш сәфәре барышында Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев ифтар мәҗлесендә булды.
Бу кичәдә бер табын артында районның аксакаллары, дин әһелләре, иҗтимагый оешма вәкилләре һәм актив милләттәшләр җыелды. Шулай ук Пермь краеның башка районнарыннан һәм Пермь шәһәреннән вәкилләр катнашты.
Ифтар — ул авыз ачу гына түгел, ул бер-береңне ишетү, догалар кылу һәм милли бердәмлекне ныгыту урыны.
Мәҗлес башында изге Коръән аятләре укылды, милләтебезнең иминлеге һәм илләребезнең тынычлыгы өчен догалар кылынды.
Васил Шәйхразыев ифтарда катнашучылар алдында чыгыш ясап, Рамазан ае белән котлады. Барда татарларының дини һәм милли традицияләргә тугрылыгын югары бәяләде.
Әлеге чараны мәрхүм эшмәкәр Ильяс Гыймадетдиновның туганнары оештырды.
Васил Габтелгаяз улы Ильясның милләтебез һәм динебез өчен күп изге эшләр башкаруына басым ясап, шундый уллар үстергәне өчен әниләре Фәнирә ханымга рәхмәтләрен җиткерде һәм Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән мамык шәл бүләк итте.


