tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев “Иман һәм намус” ордены белән бүләкләнде
Васил Шәйхразыев “Иман һәм намус” ордены белән бүләкләнде

Васил Шәйхразыев “Иман һәм намус” ордены белән бүләкләнде

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Башкортстан Республикасында. Биредә ул Салават шәһәрендәге “Әннәби” Җәмигъ мәчете комплексы белән танышты.

Очрашу барышында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев “Иман һәм намус” ордены белән бүләкләнде.

Салаваттагы “Әннәби” Җәмигъ мәчетенең тарихы 1992 елның 17 июлендә башлана. Төзелеш Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте рәисе Шәйех-үл-Ислам, Баш мөфти Тәлгат Сафа Таҗетдиннең фатихасы белән башланып китә.

Мәчетнең проект макетын В.В.Лебедев җитәкчелегендәге Петербург архитекторлары төзегән. Проектның төп иганәчесе “Салаватнефтеоргсинтез” ААҖ коллективы булды. Комплексны төзүдә Салават, Уфа, Күмертау шәһәрләреннән, Әлшәй районыннан илледән артык хезмәт коллективы катнашты.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*