ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев “Иман нуры” мәчетендә булды
Васил Шәйхразыев “Иман нуры” мәчетендә булды

Васил Шәйхразыев “Иман нуры” мәчетендә булды

Удмуртия Республикасына эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев «Иман нуры» мәчетендә булды.

Руханилар вәкилләре белән аралашканда рухи-әхлакый тәрбия бирү, конфессияара татулыкны ныгыту һәм Татарстан Республикасыннан читтә яшәүче татарларның милли үзенчәлеген саклауга юнәлдерелгән инициативаларны хуплау темалары каралды. Мәчет дини генә түгел, җирле җәмәгатьчелек өчен мөһим мәдәни-агарту үзәге дә булып тора, дип билгеләп үтелде.

“Иман нуры” мәчете Ижау шәһәренең Устиновск районында Петров урамында урнашкан. Мәчет тарихы 1996 елда башланган. Ижауда Ленин районында Ижау җәмигъ мәчетен тапшырганнан соң, беренче тапкыр  яңа мәчет төзү мөмкинлеге турында сүз кузгатылган. Чөнки җәмигъ мәчетенең зур бинасы да дини бәйрәм көннәрендә килүчеләрне сыйдыра алмый башлаган. 2001 елда Устин районында җир мәйданы бирелгән. 2006 елда мәчет төзелеше  башланган. 2008 елның 5 сентябрендә бинага ярымайлы манара түбәсе куелган. Төзелеш эшләре 2009 елда төгәлләнгән, әмма бинаны файдалануга рөхсәт 2012 елның апрелендә генә алынган. Мәчет 2012 елның 14 июнендә тантаналы рәвештә ачылган.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*