Бүген Төмән өлкәсенә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев “Искер” тарихи-мемориаль комплексы белән танышты.
Искер шәһәре Тобольскидан 18 чакрым ераклыкта Иртыш елгасы буенда XV–XVI гасырларда хәрби ныгытма буларак барлыкка килә. 1495 елларда ул Себер ханлыгының башкаласына әйләнә.